Казанда геомәгълүмати системалар үсеше турында фикер алышалар

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференцияне оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан ярминкәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Чарага Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Төмән, Пермь, Түбән Новгород, Смоленск, Чуашстан, Марий Эл һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук Беларусь һәм Әзербайҗаннан 250 дән артык дәүләт секторы, фән һәм бизнес вәкилләре килгән иде. Алар ике көн эчендә геомәгълүмати системаларны, геодезия һәм картографияләрне куллануга заманча караш турында фикер алышачак.

Татарстанга бу өлештә тәкъдим итү мөмкинлеге бар - менә берничә ел инде биредә «Татарстан Республикасының бердәм геопространствосы» комплекслы системасы эшли. Республика министрлыклары һәм ведомстволары авыл һәм урман хуҗалыгы, экология, хокук тәртибе мәсьәләләрендә оператив карарлар кабул итү өчен платформа кулланалар.

Шулай ук Татарстанда космик һәм аэрофотосүрәткә төшерү мәгълүматлары нигезендә регионның 3-D моделе булдырылган – ул территорияләрне, шул исәптән нефть-газ өлкәсендә, мәсәлән, станцияләрне төзегәндә һәм аларга хезмәт күрсәтүдә мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирә. Татарстан эшләнмәсе алга таба башка төбәкләрдә дә кулланылачак.

Иртәгә конференциядә катнашучылар Казан (Идел буе) федераль университетында булачак, анда заманча геодезик приборлар һәм технологияләр белән танышачак, шулай ук В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә һәм КФУ планетариенда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International