10 сентябрьдә Татарстанның кайбер районнарында телетапшырулар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә.

Телетапшыруларны өзү Апас, Әлмәт һәм Аксубай районнарында яшәүчеләргә кагылачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарылган эшләргә аңлау белән карауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International