Дмитрий Медведев Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килде. Эш визиты кысаларында ул Төбәкара компетенцияләр үзәген – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын (МКК-КТИТС) карап чыкты.​

Россия Хөкүмәте башлыгына уку йортының төбәкара компетенцияләр үзәге буларак эшчәнлеге турында сөйләделәр. Биредә 11 IT-белгечлек буенча 1,6 мең студент белем ала. Техникумда 28 төбәктән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан һәм биш чит илдән килгән балалар укый.

WorldSkills МКК-КТИТС хәрәкәтендә биш ел катнаша. Әйтергә кирәк, 2019 елда уку йорты WorldSkills Russia рейтингында беренче урынны алды.

WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының 63 катнашучысының алтысы - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында тәрбияләнүчеләр. Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов командасы «Мобиль робототехника» компетенциясендә чыгыш ясаячак, Ислам Нигъмәтуллин – «Мәгълүмати кабель челтәрләре» компетенциясендә, ә Иван Жуков - «Веб-дизайн һәм эшләнмәдә» ярышачак. FutureSkills компетенцияләре блогында илне Тимерлан Рәхмәтуллин («Мобиль кушымталар эшләү») һәм Айгөл Солтанова («1С: Предприятие 8» платформасында бизнес өчен IT-программа карарлары») тәкъдим итәчәк.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Ярышларда 56 компетенция буенча дөньяның 63 иленнән 1300 дән артык конкурсант катнашачак.

Фото: president.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International