"IT - cube" цифрлы белем бирү үзәгенә педагоглар җыю игълан ителде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

"IT-cube" балалар иҗат үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында педагогларны укытучылар эшчәнлеген алып бару өчен чакыра.​

Укытучылар туплау түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

  • Системалы идарә итү.
  • «Java» программалаштыру теле.
  • «Python» программалаштыру теле.
  • Мобиль робототехника.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 203-55-55 302.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы белем бирү үзәге 2018 елдан башлап өстәмә белем бирү программалары буенча 6-18 яшьлек балаларны бушлай IT-һөнәрләргә өйрәтә. Беренче елны 515 бала тәмамлады.

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International