Бүген, Белем көнендә, Казан, Иннополис, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы районнарыннан 500 дән артык укучы үзенең шәхси цифрлы ярдәмчесе - «Мин - мәктәп укучысы» суперсервисы белән таныша башлады. Ай дәвамында алар яңа мобиль кушымтаны тикшереп, эшләүчеләргә кире элемтә бирәчәк.
21-24 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы узачак, ул бер онлайн-мәйданчыкта Бөтен дөньядан ИТ-өлкәнең йөзләгән экспертларын җыячак. Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар һәм күргәзмәләр, нетворкинг-клуб узачак. Форумда катнашу бушлай.
Узган җомгада Татарстан Республикасына визит белән Саратов өлкәсенең Цифрлы үсеш һәм элемтә министрлыгы делегациясе килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РТПҮ директоры урынбасары Ленар Әхмәт-Гәрәевка «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.
1 сентябрьдән башлап күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 офисында республика халкы банкротлыкны судтан тыш тәртиптә тану турында гаризалар бирә алачак. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
Яндекс.Лицей - илнең иң эре IT-компанияләреннән берсе булган мәктәп укучылары өчен программалаштыру буенча түләүсез курс. Керү өчен 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru проекты сайтында логик фикер йөртә белүгә тест язарга, ә аннары Яндекс.Лицейның укытучысы белән әңгәмә узарга кирәк.
30 августта Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан РТРСНЫҢ берьюлы өч телебашнясында – Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдәге Останкино телебашнясында Татарстан Республикасы флагы кабыначак.
«Сколково» фонды, Сколково ачык университеты һәм ИТ-парк катнашучыларны 21 октябрьдә узачак SkLab.Казан технологик стартаплар идеяләрен генерацияләү буенча онлайн-программага теркәделәр. Программада катнашу бушлай. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин - http://opus.sk.ru/2020-skl-kazan.
30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләр бүлекләренең эш режимы үзгәрде.
Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин элемтә тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.