Татарстанның ИТ-проектларын Саратов өлкәсенең Цифрлы үсеш министрына тәкъдим иттеләр

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Узган җомгада Татарстан Республикасына визит белән Саратов өлкәсенең Цифрлы үсеш һәм элемтә министрлыгы делегациясе килде.

Безнең республиканың цифрлы эшләнмәләре белән өлкәнең Цифрлы үсеш һәм элемтә министры Гадел Славутин, министр урынбасары Юлия Никопоренко һәм дәүләт идарәсенең цифрлы трансформация бүлеге референты Андрей Добудько таныштылар.

Саратов өлкәсеннән килгән кунакларны югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында кабул иттеләр. ИТ-парк директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Власов хезмәттәшләренә технопарк мөмкинлекләрен күрсәтте, шулай ук мәгълүматларны эшкәртү үзәгенең ничек эшләвен күрсәтте һәм сөйләде.

Визит барышында берничә киңәшмә уздырылды. Аерым алганда, кунакларга Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының цифрлы хезмәтләр эшләү һәм республиканың «Акыллы шәһәр» проектында катнашуы буенча эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Саратовтан килгән хезмәттәшләребез Россиядә ИТ-белгечләр өчен беренче шәһәрдә – Иннополиста булдылар. Алар Иннополис Университетын күрделәр, шулай ук А.С.Попов исемендәге технопаркта булдылар.

Очрашу ахырында киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләр белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International