ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Һәр теләгән кеше коллегияне реаль вакыт режимында карый алачак: турыдан-туры трансляция безнең сайтта һәм ведомствоның рәсми Youtube-каналында барачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар ISEF-2021 Халыкара ярышларында Россия җыелма командасына керә алачак. ИТ-юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар Иннополис университетына читтән торып укырга керә алалар. Ә финалистлар «Талант һәм уңыш» фондының Президент грантларын алу программасына эләгә.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Нәкъ сигез ел элек Яр Чаллыда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы үз ишекләрен ачты. Бүген ул Кама аръягы төбәгендәге ИТ-берләшмә үзәгенә һәм яңа эш башлаучы ИТ-эшмәкәрләрне җәлеп итү ноктасы булды.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Россия Почтасы» генераль директоры Максим Акимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанда Бонд зонасын булдыру турында Карар кабул ителде. Иннополиста узган чараларда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин РТРС – радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы директоры Владимир Якимовны Почет ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында коронавирус пандемиясе нәтиҗәләреннән зыян күргән кешеләрне түләүсез укытуга җыелма ачылды. Гаризаны https://express.worldskills.ru сайтында калдырырга мөмкин.

Күп функцияле үзәкләр офисларында халык өчен транспорт чараларын теркәү буенча яңа сервис барлыкка киләчәк. Тиешле карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзерге вакытка кадәр әлеге хезмәт КФҮ аша бары тик Мәскәүдә һәм Казанда гына күрсәтелгән​.

Иннополис Университетында түләүсез JavaScript, Data Science һәм тестлаштыру буенча көзге агымга җыю дәвам итә. Курсны тәмамлаучылар «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясенә эшкә урнаша алачаклар. Гаризаны 31 августка кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин.


21
август, 2020 ел
җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин эш барышын шәхсән үзе карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International