Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Бүген Әлмәттә «Таттелеком» ГАҖ хезмәт коллективы алдында республиканың цифрлы үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
12-13 сентябрьдә Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына 45 стартап сайлап алу узачак. Катнашу өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле карарлар эшләүче командалар чакырыла. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин - http://kazanstartup.ru/
1 сентябрьдән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында математика, информатика һәм санлы технологияләр өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар 125 мең сум күләмендә грант алу өчен гариза бирә ала.
Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында бүген министр каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды. Чара кысаларында министрлыкның үзендә һәм аңа буйсынган учреждениеләрдә коррупциягә каршы грамоталы сәясәт үткәрү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов һәм Саклык банкы вице-президенты, Саклык банкының Идел-Нократ банкы Рәисе Петр Колтыпин онлайн эшлекле очрашу үткәрделәр.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Яндекс.Лицейның иң яхшы чыгарылыш укучыларын бүләкләү тантанасы узды. Аерым уңышларга ирешкән балалар «Сәләт» лагерыннан, «КТИТС» яшьләр үзәге һәм «Таттелеком» ГАҖнән дә дипломнар алдылар.
20 августта 11:00 сәгатьтә «Финтех—корпорацияләрнең платформа архитектурасы» дигән ачык вебинар KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара онлайн-форумына әзерлек кысаларында узачак. Бушлай вебинарга теләге булган һәркем кушыла ала. Турыдан-туры трансляция чара сайтында барачак - https://kazandigitalweek.com/events/finteh/.
Бүген "Ак Барс банк" офисында (Казан, Горький ур., 3) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең беренче чираттагы утырышы узды. Чарада ИТ-компанияләр җитәкчеләре, Ак Барс Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Иннополис, «Документ әйләнеше системасы» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта, 21 юнәлеш буенча экспертларны берләштерүче «100% Татарстан» Интеллектуаль эшлекле киңлеген эшләтеп җибәрү булачак. «IT-индустрия» юнәлеше эше ничек төзеләчәге турында бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарлары өчен бер көнлек семинар уза. Мәгълүматны саклау өлкәсендә республика министрлыклары һәм ведомстволарының 32 хезмәткәре үз квалификацияләрен күтәрә.