Татарстан Цифрлаштыру министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт буенча утырыш узды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында бүген министр каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды. Чара кысаларында министрлыкның үзендә һәм аңа буйсынган учреждениеләрдә коррупциягә каршы грамоталы сәясәт үткәрү мәсьәләләре каралды.

«Бүген көн тәртибендә - коррупциягә каршы стратегия мәсьәләләре. Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге мөмкин кадәр ачык булу мөһим, җәмәгатьчелекнең бу юнәлештә нинди эш алып барылуын аңлавы һәм күрүе мөһим. Моннан тыш, уртак утырышыбыз кысаларында без заманча ИТ-технологияләрнең дәүләт хакимияте органнарында коррупция күренешләрен киметүдә ничек ярдәм итә алуы турында фикер алышачакбыз», - дип ачты утырышны Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Утырыш барышында өч төп доклад тыңланды. Аларның беренчесе Цифрлы үсеш министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гомуми оештыруга багышланган иде. Шулай ук элек ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча башкарылган эшләр турында хисап тәкъдим ителде һәм анализланды.

Киләсе доклад кысаларында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны оештырганда коррупция дәрәҗәсен киметү мәсьәләләре каралды. Утырыш ахырында коррупцион рискларны киметүдә цифрлы технологияләрнең роле турында чыгыш яңгырады - Электрон документ әйләнеше, Электрон балалар бакчасы, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, Халык Контроле һ. б.

Очрашу ахырында докладлар буенча фикер алышу булды, шулай ук министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтнең киләчәк аспектлары турында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International