Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин "Таттелеком" компаниясе җыелышында катнашты

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Бүген Әлмәттә «Таттелеком» ГАҖ хезмәт коллективы алдында республиканың цифрлы үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышы кысаларында Цифрлы министрлык башлыгы республиканың цифрлы стратегиясенең төп юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук Татарстанны алга таба нәтиҗәле цифрлаштыру өчен кирәк булган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, «Таттелеком» компаниясе республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләрендә әйдәп баручы рольләрнең берсен алып тора.

"Таттелеком" компаниясе хезмәткәрләре керткән өлеш - мөһим, күренә һәм сизелерлек. Коллектив тарафыннан республиканың социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру проектын тормышка ашыру буенча зур эш алып барыла. Бүген, күп очракта, "Таттелеком"ның җайга салынган һәм зур эше нәтиҗәсендә, Татарстан мәктәпләрен 100% интернетка тоташтыру программасы күзгә күренеп тора", - дип билгеләп үтте Цифрлы үсеш министры.

Моннан тыш, Айрат Хәйруллин Таттелекомның иң яхшы хезмәткәрләрен Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде, шулай ук «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды. Ул сентябрьдә республикада Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль Советларга сайлаулар узачагын искәртте, республиканың барлык мәктәпләрен интернетка тоташтыру проекты Рөстәм Миңнехановның шәхси карары буенча уздырыла, дип ассызыклады.

Очрашу ахырында Цифрлы үсеш министры хезмәттәшләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International