Үзәкнең баш архитекторы Андрей Шиллинг бүген финтех экосистемасына багышланган бушлай вебинарда чыгыш ясаячак

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

20 августта 11:00 сәгатьтә «Финтех—корпорацияләрнең платформа архитектурасы» дигән ачык вебинар KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара онлайн-форумына әзерлек кысаларында узачак. Бушлай вебинарга теләге булган һәркем кушыла ала. Турыдан-туры трансляция чара сайтында барачак - https://kazandigitalweek.com/events/finteh/. 

Соңгы, бишенче, вебинар кысаларында ИТ-тармакның әйдәүче экспертлары архитектура һәм финанс технологияләре өлкәсендә карарлар платформалары өлкәсендәге соңгы тенденцияләр турында фикер алышачак һәм анализлаячак.

Чараның модераторы - «Ак Барс Цифрлы технологияләр» генераль директоры Рафаэль Вәлиев. Вебинар эшендә Цифрлы трансформация үзәгенең баш архитекторы Андрей Шиллинг та катнашачак.

Калган спикерлар:

  • Алексей Цветков, ФинТех ассоциациясенең мастер-осталары эше җитәкчесе;
  • Сергей Баранов, Agile Coach, ScrumTrek партнеры, DevOps һәм архитектура өлкәсендә эксперт;
  • Дамир Галиев, «Ак Барс банк» инновацияләр буенча директоры;
  • Александр Киверин, «Ак Барс Цифрлы технологияләр» техник директоры.

Вебинар кысаларында экспертлар бизнес үсешенә ярдәм итә ала торган платформалар турында сөйләшәчәкләр, банкларның һәм финанс компанияләренең (OpenAPI, Blockchain, микросервис архитектурасы) классик ландшафтын үзгәртүче актуаль технологияләр турында сөйләшәчәкләр, шулай ук корпоратив архитектура белән идарә итү өлкәсендәге тәҗрибәләрне анализлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумы виртуаль форматта 21-24 сентябрьдә узачак. Чара ТР Цифрлаштыру министрлыгы, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ, «InnoSTage» компанияләр төркеме, Ак Барс Банк, ТР Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән үткәрелә. Форумның генераль партнеры - Huawei компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International