Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында коронавирус пандемиясе нәтиҗәләреннән зыян күргән кешеләрне түләүсез укытуга җыелма ачылды. Гаризаны https://express.worldskills.ru сайтында калдырырга мөмкин.
Курсларга белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, эш эзләүче гражданнар, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле эштән китү куркынычы булган татарстанлылар языла ала.
КФҮ-КТИТС базасында 13 Актуаль ИТ-юнәлеш буенча түләүсез уку оештырылачак:
Уку тәмамланганнан соң курс катнашучысы укуны уңышлы узу турында документлар, шулай ук һөнәри күнекмәләр дәрәҗәсен раслаучы компетенцияләр паспорты алачак.
Барлык сораулар буенча 203-555 (203) телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
COVID-19 нәтиҗәләреннән зыян күргән затларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү программасы Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге тарафыннан гамәлгә кертелгән иде. Программаның максаты - халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә ярдәм күрсәтү, шулай ук хезмәт базарында конкурентлылык сәләтен арттыру өчен өстәмә һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге бирү.