Күп функцияле үзәкләр офисларында халык өчен транспорт чараларын теркәү буенча яңа сервис барлыкка киләчәк. Тиешле карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзерге вакытка кадәр әлеге хезмәт КФҮ аша бары тик Мәскәүдә һәм Казанда гына күрсәтелгән.
Яңа хезмәт берничә этаптан торачак. Күп функцияле үзәкләр территориясендә транспорт чарасына техник карап чыгуны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәрәчәк. Ә автомобиль хуҗаларыннан гаризалар кабул итәргә һәм әзер документларны КФҮ хезмәткәрләре бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында КФҮ аша әлеге хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе бар. Ике ел элек Казанда, Җиңү Проспекты, 214 адресы буенча урнашкан КФҮ офисында гариза бирүчеләр автомобильләрне теркәү һәм дәүләт номерларын алу мөмкинлеге алдылар.