РТПЦ директоры Владимир Якимов Почет ордены белән бүләкләнде

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин РТРС – радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы директоры Владимир Якимовны Почет ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Владимир Николаевич «Россия Федерациясенең телетапшырулар цифрлы форматына күчүе буенча проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен» бүләкләнде.

Татарстан Республикасы радиоүзәгендә Владимир Якимов 2005 елдан бирле эшли; 2009 елда "Татарстан Республикасы РТРС" РТРС филиалы директоры вазыйфасына билгеләнә. Аның элемтә өлкәсендә гомуми хезмәт стажы 46 елдан артык.

Элегрәк Владимир Якимов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Дуслык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау грамотасы һ. б. белән бүләкләнгән иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International