Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2020 елның беренче яртыеллыгында элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Һәр теләгән кеше коллегияне реаль вакыт режимында карый алачак: турыдан-туры трансляция безнең сайтта һәм ведомствоның рәсми Youtube-каналында барачак.
Коллегия эшендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов, «Татарстан почтасы» ФПС директоры Регина Кузнецова, «МТС», «Вымпелком», «Мегафон», «Т2 Мобайл» кебек элемтә операторларының региональ филиаллары җитәкчеләре һ. б. катнашачак.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында элемтә өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында төп докладны Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев тәкъдим итәчәк.
Кушылыгыз!