Айрат Хәйруллин: «Яңа уку елында Татарстанның 447 мең укучысы тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителәчәк»

2020 елның 21 августы, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин эш барышын шәхсән үзе карап чыкты.

Цифрлы министрлык башлыгы Әлмәт районындагы ике авыл мәктәбендә булды: 142 укучы укый торган Габдрахман авылында һәм Чупай авылында 23 укучы белән. Визит кысаларында министрга тоташтыру процессының ничек баруы турында сөйләделәр.

"Бу бик мөһим эш: Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый масштаблы карарлар кабул ителмәгән әле. Мәктәпләрне тизлекле интернетка тоташтыру элек тә алып барылды, әмма коронавирус пандемиясе безгә программаны гамәлгә ашыру темпларын мөмкин кадәр тизләтергә кирәклеген күрсәтте. Бүген, Цифрлы технологияләр заманында, халык интернетка иркен чыга алмаган торак пунктлар булырга тиеш түгел. 2022 елга без дәүләт хезмәтләренең 70% ына кадәр цифрлаштырырга планлаштырабыз. Татарстанлылар цифрлы хезмәтләрдән файдалана алмаса, нигә моны эшләргә һәм ресурслар тотарга? Әмма иң мөһиме, шуны билгеләп үтәргә кирәк: программа ярдәмендә мәктәп укучылары - республиканың киләчәге булган буын уңышлы һәм нәтиҗәле үсеш өчен тигез мөмкинлекләргә ия булачак. Татарстанда 447 мең бала югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителәчәк", - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.

Мәктәпләрне интернетка тоташтыру ADSL технологиясе урынына ВОЛС (җепсел-оптик элемтә линияләре) яңа технологияләр буенча башкарылачак. "Оптика" уку йортларын 100 Мбит/с дан да ким булмаган сыйфатлы һәм өзлексез интернет белән тәэмин итәчәк.

Масштаблы программа стартына кадәр ВОЛС буенча Интернетка 635 республика мәктәбе тоташтырылган иде инде (шуларның 27се - 2019 елда). Шулай итеп, 2020 елның 1 сентябренә кадәр 1 045 белем бирү оешмасында тиз йөрешле Интернет үткәрергә кирәк булачак. Бүгенге көндә республиканың 1 037 мәктәбендә төзү-монтаж эшләре тәмамланган инде. Эшләр тизләтелгән темпта бара, уку елы башына һәр мәктәптә тотрыклы Интернет барлыкка килсен өчен.

Программа ярдәмендә, интернетка өстәмә рәвештә Татарстанның 73 663 укучысы керәчәк. 1 сентябрьгә 446 388 укучы тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу һәр укучыга, аның шәһәрдә яки кечкенә генә авылда яшәвенә карамастан, дөнья тәртибенә керешергә, шулай ук үз-үзен тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бирәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген өстенлекле бурычларның берсе - республиканың теләсә кайсы почмагында сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, дип берничә тапкыр ассызыклады. Үткәрелә торган программа укучыларның уңышлы үсеше өчен тигез шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International