ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Россиялеләр онлайн – сайтта һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасы аша вакытлы басмаларга язылуны ешрак рәсмиләштерә башладылар. Беренче яртыеллыкта дистанцион форматта 85,6 млн сумлык подписка рәсмиләштерелгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 106% ка артыграк.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«100% Татарстан» виртуаль эшлекле киңлегендә ИТ-көн ахырына якынлашты. Сигез сәгать эчендә югары технологияләр өлкәсендә уннарча эксперт республикабызның иң төп санлы казанышлары турында сөйләделәр.

Бүген «100% Татарстан» Интеллектуаль эшлекле киңлегендә 30 августта, Республика көнендә старт бирелгән "100% Татарстан" югары технологияләр өлкәсенә багышланган 30 дан артык онлайн-чара узачак. Эфирга теләгән һәркем кушыла ала: трансляция платформада алып барылачак - https://live.100tatarstan.com

Бу елның җәендә Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында вузларга керү өчен документларны дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу вакыт эчендә "вузга онлайн кер" суперсервисыннан 20 меңнән артык абитуриент файдаланган, алар 70 меңгә якын гариза биргән.

Кыскача, Россия элемтә министрлыгының цифрлы трансформация һәм мәгълүмати технологияләрне кертү бурычларын тормышка ашыру буенча оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программасы турында сөйлибез.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Мин - Гражданин»суперсервисы турында уртак фикер алышуга багышланган ике көнлек стратегик сессия башланды. Анда Татарстан халкы, җирле бизнес вәкилләре, фикер лидерлары һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре катнаша.

РТРСда (Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре) халык өчен тышкы антеннаны сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләделәр һәм елның салкын вакытында аны ничек дөрес карарга киңәш иттеләр.

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» IX фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара "Татарстан нефть-газ химиясе форумы" кысаларында үткәрелә.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Әлмәттә 26нчы Инженер лицее – яңа инновацион мәктәп ачу тантанасында катнашты. Цифрлы ведомство башлыгы укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән шәхсән котлады һәм республиканың ИТ-паркларында бушлай уку өчен сертификатлар тапшырды.

Белем көнендә Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы педагоглары Татарстанның 690 укучысына югары технологияләр өлкәсендәге кызыклы проектлар турында сөйләделәр һәм булачак ИТ-ярышларда катнашырга чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International