Айрат Хәйруллин Әлмәттә Инженер лицееның беренче укучыларын Белем көне белән котлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Әлмәттә 26нчы Инженер лицее – яңа инновацион мәктәп ачу тантанасында катнашты. Цифрлы ведомство башлыгы укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән шәхсән котлады һәм республиканың ИТ-паркларында бушлай уку өчен сертификатлар тапшырды.

"Мәктәп - безнең игелеккә, мөһим, файдалы булырга өйрәтә торган үзенчәлекле дөнья ул, нәкъ менә биредә тормыш юлы башлана. Татарстанда һәр баланың үз потенциалын тулысынча гамәлгә ашыра алуы мөһим. Моңа безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та аерым игътибар бирә. Бу уку елында, кызганычка каршы, авыл җирендә укучылар еш очрый торган проблемалар – Интернет булмау яки мәгълүматларны тапшыруның түбән тизлеге - хәл ителде. Республиканың барлык 680 мәктәбе югары тизлекле интернетка тоташтырылган", - дип билгеләп үтте ул.

Айрат Хәйруллин шулай ук мәктәп директорына Казан һәм Чаллы IT-паркларында 10 иң яхшы лицеист һәм 15 укытучы өчен түләүсез ИТ-компетенцияләргә сертификатлар тапшырды.

Әлмәттә инженер мәктәбен төзү 2018 елда башланды. «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән ике ел эчендә гомуми мәйданы 18,2 кв.метр булган 4 катлы бина төзелде.

Яңа мәктәп инженер белеме өлкәсендә компетенцияләр үзәге булачак. Биредә махсус ИТ-кабинетлар ачылачак, аларда балалар программалаштыру һәм мәгълүмат массивлары белән эшләү күнекмәләренә, робототехника классларына, шулай ук мәктәп укучыларын 3D-басма предметлар эшләргә өйрәтәчәк үзәк ачылачак.

Цифрлы үсеш министры Миңлебай авылында мәктәптә булды, анда укучыларны һәм укытучыларны сәламләде һәм уку елында яңа ачышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International