РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша вузга 20 меңнән артык абитуриент документларын тапшырган

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу елның җәендә Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында вузларга керү өчен документларны дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу вакыт эчендә "вузга онлайн кер" суперсервисыннан 20 меңнән артык абитуриент файдаланган, алар 70 меңгә якын гариза биргән.

"Суперсервис эшли башлаганнан бирле анда 54 вуз катнашты. Суперсервисны проектлаганда ук аның ихтыяҗы ачык иде,чөнки ел саен вузларга миллионга якын абитуриент килә. Бигрәк тә карантиннан соңгы чорда, дистанцион багланышлардан һаман да азагына кадәр аеруча актуаль булды", - дип сөйләде Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов.

Искәртеп узабыз, «Вузга онлайн керү» суперсервис берьюлы берничә хезмәт алырга мөмкинлек бирә. Укырга керү өчен вузларны сайларга, укырга керү турында гариза җибәрергә, кирәкле документларның күчермәләрен кушып, өстәмә керү сынаулары даталары турында белергә, конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтергә һәм укырга керү турында белергә була. Кабул итүгә керү белән идарә итәргә һәм бирелгән гаризага үзгәрешләр кертергә шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең шәхси кабинеты аша да мөмкин.

Сервистан файдалану өчен, дәүләт хезмәтләре бердәм порталында расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

2020 елда абитуриентлар дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша Россиянең 54 югары уку йортына керү өчен гариза бирә алдылар. 2021 елда барлык югары белем бирү дәүләт оешмаларына гаризалар бирү өчен суперсервис мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International