Укучыларга «Кванториум» балалар технопаркы буенча виртуаль экскурсия оештырылды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Белем көнендә Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы педагоглары Татарстанның 690 укучысына югары технологияләр өлкәсендәге кызыклы проектлар турында сөйләделәр һәм булачак ИТ-ярышларда катнашырга чакырдылар.

Республиканың Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Минзәлә һәм Менделеевск районнарыннан килгән яшь тамашачылар өчен технопарк квантумнары буенча онлайн-экскурсия үткәрделәр. Балаларга фән, техника һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләрендә кулланыла торган яңа югары технологияле җиһазлар һәм программа тәэмин ителешләрен күрсәттеләр.

Моннан тыш, укучыларга Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә балалар технопаркы үткәрә торган ярышларда, хакатоннарда, олимпиадаларда, тренировка җыеннарында катнашырга тәкъдим иттеләр.

Шулай итеп, ИТ-өлкә белән мавыгучы балалар һәм аларның укытучылары мондый ярышларда үз көчләрен сынап карый алалар:

  • Роботлар көрәше;
  • Мәктәп укытучылары өчен 3d-модельләштерү буенча семинар;
  • 3D-технологияләр буенча Ачык Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы;
  • Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру юнәлеше буенча конкурсның төбәк этабы;
  • Кванториада «Фәнни-техник иҗат конкурсы»;
  • Геоинформатика буенча «Карталар фестивале» бөтенроссия конкурсы;
  • 3 модельләштерү буенча «Про 3» региональ проектлар конкурсы;
  • WorldSkills «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты - «Лазер технологияләре» һ. б.

Булачак чаралар турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин -  http://kvantorium.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International