Татарстан геодезия һәм геомәгълүмат системалары буенча Халыкара конференцияне кабул итә

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» IX фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара "Татарстан нефть-газ химиясе форумы" кысаларында үткәрелә.

Масштаблы конференцияне оештыручылар булып чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы;
  • ТР Цифрлы трансформация үзәге;
  • ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге;
  • Казан (Идел Буе) Федераль Университеты

Конференция кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән дистәләгән эксперт үз докладларын тәкъдим итә.

Аерым алганда, бердәм электрон картографик нигез булдыру, пространство мәгълүматлары нигезендә төбәк белән идарә итү үзәген үстерү, шулай ук гамәли мәсьәләләрне хәл итүдә (нефть-газ сәнәгатендә, авыл һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә һ.б.) заманча геопрстранство технологияләрен куллану тенденцияләре мәсьәләләре каралачак.

Моннан тыш, конференциядә катнашучылар «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруда геодезия инфраструктурасының роле һәм урыны турында фикер алышачак.

Бүген Татарстан Республикасында берничә геомәгълүмат системасы эшли. Мәсәлән, "Татарстан Республикасының Экологик картасы", ул республикада әйләнә-тирә мохит торышы һәм табигатьтән файдалану мониторингы процессларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирде. Узган елда гына да системада 3000гә якын акт һәм штраф өчен 3000 карар формалаштырылган.

Яки, «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы» геомәгълүмат системасы. Әлеге система авыл хуҗалыгы җирләрен, машина-трактор паркын, файдаланылмый торган җирләрне, гидротехник корылмаларны паспортлаштырырга һәм хисап тотарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International