21-24 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы узачак, ул бер онлайн-мәйданчыкта Бөтен дөньядан ИТ-өлкәнең йөзләгән экспертларын җыячак. Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар һәм күргәзмәләр, нетворкинг-клуб узачак. Форумда катнашу бушлай.
Форум башланыр алдыннан DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатоннарының масштаблы бөтенроссия марафоны дәвам итә. Хәзерге вакытта инде ике ИТ-ярыш тәмамланды: интеллектуаль транспорт системалары буенча һәм ул финтех һәм киберкуркынычсызлык өлкәсенә багышланган хакатон.
Киләсе Digital Health онлайн-хакатоны һәм Супер-сервислар 12-19 сентябрьдә узачак, ә финал ярышлары сентябрь ахырында узачак. Хакатон-ярышларда программистлар, аналитиклар, дата-сайентистлар катнаша ала.
ИТ-марафон Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уза. Проектның координаторы - ТР Финанслар министрлыгы. InnoSTage компанияләр төркеме хакатоннар сериясенең генераль партнеры булып тора.
Форумның төп тематик юнәлешләре арасында:
Форумга әзерлек кысаларында әлеге юнәлешләр буенча вебинарлар узды инде.
Форумга теркәлү рәсми сайтта узарга мөмкин - https://kazandigitalweek.com/. Биредә үк чара турында тулырак мәгълүмат, аның программасы һәм спикерлар исемлеге тәкъдим ителгән.