КФҮ Татарстан Республикасы Көнендә эш графигын үзгәртәчәк

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләр бүлекләренең эш режимы үзгәрде.

Әйтик, 30 август «Минем документлар»ның барлык филиаллары өчен ял көне дип игълан ителгән, ә 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Казан шәһәре бүлекләре:

Заречный, Яңа Савин, Мәскәү, Көньяк, Совет, Идел буе бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1 йорт) 8:00 дән 17:00 гә кадәр; Дәрвишләр, Авиатөзелеш бүлекләре - 8:00 дән 15:00 гә кадәр; Юдино һәм «Салават Күпере» ТКда бүлек - 8:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада КФҮ офисларында эш көне 8:00 дән 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк.

КФҮнең район филиаллары 12:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International