Татарстан КФҮндә иртәгәдән яңа хезмәт күрсәтелә башлаячак

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

1 сентябрьдән башлап күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 офисында республика халкы банкротлыкны судтан тыш тәртиптә тану турында гаризалар бирә алачак. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

Банкротлык процедурасы бурычлары 50дән 500 мең сумга кадәр булган гражданнар өчен каралган. Моннан тыш, мөлкәт булмау сәбәпле, мөрәҗәгать итүчегә карата башкарма производство тәмамланырга тиеш.

"Элек банкротлык процедурасы өчен түләргә туры килде. Яңа тәртип нигезендә, әлеге хезмәт КФҮтә бушлай күрсәтелә. Пошлиналарны һәм башка түләүләрне түләү таләп ителми", - дип аңлатты Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

Гаризалар бирү өчен халыкка кредиторлар исемлеге һәм бурычлар күләме кергән документлар пакетын бирергә кирәк.

"Әгәр гражданин барлык шартларга туры килә икән, өч эш көне дәвамында КФҮ белгечләре судтан тыш банкротлык процедурасының кузгату турындагы мәгълүматларны бердәм федераль банкротлык турындагы мәгълүматлар реестрына кертәчәкләр. Әгәр юк икән, КФҮ шул ук вакытта бурычлы кешегә гаризаны кире кайтарачак. Бу очракта ул гариза белән бер айдан да иртәрәк мөрәҗәгать итә ала", - дип сөйләде Ленара Мозаффарова.

Закон нигезендә, бирелгән гаризаны кире кайтаруга яшәү урыны буенча Арбитраж судында шикаять бирергә мөмкин.

Мәгълүматлар реестрына кертелгәннән бирле пенялар һәм бурыч йөкләмәләрен вакытында түләмәгән өчен штрафлар исәпләнүне туктаталар. Граждан банкрот статусын ярты елдан соң ала алачак. Гражданны судтан тыш тәртиптә банкрот дип тану турында гаризаны судтан тыш банкротлык процедурасы туктатылганнан соң 10 елдан да соңга калмыйча тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International