Айрат Хәйруллин элемтә тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин элемтә тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Мәгълүмати технологияләр тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ICL генераль директоры Евгений Степанов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

ТР Президенты Указы белән «Сигнал» компаниясе директоры Ринат Мөхтәровка һәм ТР санлы трансформация үзәге җитәкчесе урынбасары Булат Исмәгыйлевка «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Цифрлы дәүләт идарәсе үсешенә керткән өлеше, шулай ук электрон формада хезмәт күрсәтү механизмнарын актив гамәлгә кертүе өчен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәт хаты игълан ителде:

  • Наталья Бутаевага – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары;
  • Рамил Иштиряковка - ҮҮТнең системалы анализ һәм проектлау бүлегенең проект җитәкчесе;
  • Марина Сурковага - Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның аудио- һәм видео- мөрәҗәгатьләрен эшкәртү үзәге башлыгы.

«УНИТС» генераль директоры Марат Гайфуллин мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә үсешенә керткән шәхси өлеше өчен «Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Комплекс 52» объекты башлыгы Рәисә Сәхаевага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырылды:

  • Альберт Бикмуллинга - ТР Мәгълүматлаштыру академиясе президенты;
  • Рамил Гарифуллинга - «ЭР-Телеком Холдинг» ТР филиалы төбәкара директоры;
  • Ленара Мозаффаровага - Татарстан Республикасында КФҮ директоры;
  • Айрат Нуретдиновка - "Таттелеком" компаниясе генераль директоры;
  • Марат Шакировка - «МТС»ның Татарстандагы филиалы директоры.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

  • Эльвира Сәйфуллина - "Цифрлы технологияләр" компаниясе директоры;
  • Максим Санков -Т Р Түбән Кама районы Башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы белгече;
  • Алексей Сиитов - «Цифрлы технологияләр» компаниясенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча директоры.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

  • Алмаз Камалеев – "СвязьЭнерго" элемтә челтәрен эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе;
  • Евгений Клюев – "СвязьЭнерго" директоры;
  • Сергей Мартынов - "Комплекс-52" баш белгече;
  • Вагыйз Мөбәрәкшин - РТРС-РТПЦ Шәмәрдән филиалы радио һәм телевидение чаралары өлкән электромеханигы;
  • Дилә Мөхәммәтҗанова - Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел - Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлегенең Мәгълүматлаштыру бүлегенең Мәгълүматлаштыру бүлегенең мәгълүмат-аналитика системасын алып бару секторының әйдәп баручы инженер-программисты;
  • Максим Романов - "НПО ВС" икътисадый төркеме җитәкчесе.

Татарстанның цифрлы үсеш министры аларга яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International