Яндекс.Лицей - илнең иң эре IT-компанияләреннән берсе булган мәктәп укучылары өчен программалаштыру буенча түләүсез курс. Керү өчен 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru проекты сайтында логик фикер йөртә белүгә тест язарга, ә аннары Яндекс.Лицейның укытучысы белән әңгәмә узарга кирәк.
Яндекс.Лицей 8-9 сыйныф укучыларын кабул итә. Уку ике ел дәвам итә. Беренче елны балалар Python — программалаштыруның иң популяр һәм кирәкле телләренең берсе, аны YouTube та, NASA да, Яндекс та кулланалар. Икенче ел Сәнәгать программалаштыру нигезләренә һәм уку проектлары өстендә эшләүгә багышланган. Уку ахырында укучылар junior-программист күнекмәләрен алачак һәм үз чат-ботларын, уеннар һәм веб-кушымталарын булдырырга өйрәнәчәкләр. Дәресләрне тәҗрибәле сертификацияләнгән укытучылар алып бара, алар Яндекста квалификация күтәрү курсларын узган һәм проект командасы даими ярдәм ала.
Яндекс.Лицейның җитәкчесе Марина Суслова фикеренчә, программа балаларга бик яхшы профессиональ старт бирә. "Уку процессында безнең укучылар программалаштыру өлкәсендә системалы белем алалар һәм бүгенге көндә кирәкле һөнәр турында күзаллыйлар. Балалар үзләрен программалаштыру буенча хакатоннарда гына түгел, ә киләчәк үсеше өчен сайлаячак теләсә кайсы өлкәдә дә ышанычлы хис итәчәкләр», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасында Яндекс.Лицей тыңлаучыларны 4 нче тапкыр җыя. Быел проектка тагын өч торак пункт кушылды: Чистай, Алабуга, Танайка. Татарстан Республикасында барлыгы 25 мәйданчык эшләячәк, шуларның 4се — яңа. Дәресләр атнага ике тапкыр көннең икенче яртысында уза. Балаларның бер өлеше Яндекс.Лицейның программасы буенча төп мәктәп программасы кысаларында белем ала. Эпидемиологик ситуациягә карап, дәресләр көндезге һәм дистанцион режимда уза ала. Уңайлы мәйданчыкны проект сайтында сайларга мөмкин.
Яндекс.Лицей 2016 елда барлыкка килде һәм быел үзенең юбилеен билгеләп үтә — илнең кайбер төбәкләрендә инде бишенче тапкыр укучылар җыелышы узачак. Проект «Цифрлы икътисад» АКБОГА тәкъдим ителде. Татарстан Республикасында ул дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән эшли.
Яндекс.Лицей Россиянең һәм Казахстанның 160 тан артык шәһәрендә эшли. Узган уку елында 8200гә якын укучы программалаштыру нечкәлекләрен үзләштерде, ә быел алар 10 меңнән артык булачак.
Яндекс.Лицей - Яндексның белем бирү инициативасы проекты, технологияләр ярдәмендә белем бирү мохитен яхшырту программасы проекты. Үзенең белем бирү инициативасы кысаларында Яндекс Россиядә технологик белем һәм фәнне хуплый, кешеләргә цифрлы күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, укытучыларның мөмкинлекләрен киңәйтә һәм технологияләрнең уку процессларына уңай тәэсир итү идеясен алга этәрә. 2020 елдан 2022 елга кадәр Яндекс белем бирү проектларына биш миллиард сумнан артык акча кертергә һәм Россия ІТ-индустриясе өчен 100 мең белгеч әзерләргә ниятли.