ТРПЦ директоры урынбасары Ленар Әхмәт-Гәрәев «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РТПҮ директоры урынбасары Ленар Әхмәт-Гәрәевка «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.

Ленар Илгизәр улы элемтә тармагында 23 ел эшли инде. Республика радиотелеүзәгенә ул 1996 елда капиталь төзелеш инженеры вазыйфасында килә. Ә 2011 елдан башлап Татарстан Республикасының РТПҮ директоры урынбасары вазыйфаларын башкара.

Элегрәк Ленар Әхмәт-Гәрәев Казан шәһәре администрациясе башлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы, РТРС генераль директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә Казан Кремлендә республика халкына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.

Гомумән алганда, икътисади, социаль, мәдәни, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләүче 42 татарстанлы югары бүләкләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International