ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Алкогольнең легальлеген хәзер интернет аша тикшереп була –Татарстан Республикасы Дәүләтһәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша яңа төр хезмәт күрсәтү барлыкка килде. Бу хезмәтне мобиль версияле телефон ярдәмендә m.tatar.ru/alcohol адресында алып була.

28
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
ΙΤ-парктагы Бизнес-инкубаторга урнашырга теләгән стартаплар сайлау  тәмамлана. Әлегә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлеген башлап кына килүче 30 дистәгә якын компаниядән мөрәҗәгать алынган. Заявкалар bi.itpark-kazan-ru сайтында 1 октябрьгә хәтле кабул ителә.

26
сентябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 1 октябреннән алып, барлык федераль дәүләт органнары электрон рәвештә ведомствоара үзара эш итүнең яңа тәртибенә күчәргә тиеш, дип хәбәр итте бүген РФ Хөкүмәте Председателе Владимир Путин халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүгә багышланган киңәшмәдә. Шулай ук 2012 елның 1 июленнән барлык төбәкләр, муниципалитетлар электрон рәвештә үзара хезмәттәшлек итүгә күчәргә тиеш.
Татарстан җитәкчелеге Азия инвесторларын Татарстанда күрергә тели һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурда VI Россия-Сингапур эшлекле форумында шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары потенциаль инвесторлар- Сингапур һәм Азия илләренең эре компанияләре вәкилләре белән очрашты.

21
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
IT-паркта 29-30 сентябрь көннәрендә заманча интернет-технологияләр өлкәсендәге конференция - SEO Conference-2011 узачак. Форумга Google, Яндекс, Mail.ru кебек эре IT-компанияләр җитәкчеләре килә. Шулай ук, интернет-порталлар, интернет-форумнар җитәкчеләре, танылган блоггерлар көтелә.

16
сентябрь, 2011 ел
җомга
Бүген  Сочи шәһәрендә X Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы күргәзмә-стенды ачылды. “Электрон хезмәтләр” стендын Россиянең Элемтә министрлыгының, Краснодар өлкәсенең делеагцияләре карарга өлгерде. “Электрон Татарстан” проектында Казанның ИТ-парк макеты, Казанда һәм Яр Чаллыда төзелеп килүче ИТ-авыл   макетлары күрсәтелгән.

15
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
 Бүген Казанның “Ривьера” кунакханә-күңел ачу комплексында “Электрон мәктәп-2011” I Халыкара конференциясе ачылды. Ул ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы химаясында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Интел” корпорациясе тарафыннан оештырылды.

Татарстан X Халыкара «Сочи-2011» инвестицион форумында катнаша. Форум бүген башлана һәм 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел саен уза торган бу форум Россия Хөкүмәте булышлыгында үткәрелә. Быел Форумда РФнең 60 ка якын төбәге һәм 35тән артык чит ил дәүләте, барлыгы 6,5 мең кеше катнашуы көтелә. 1700 дән артык проект тәкъдим ителәчәк.


14
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Хәзер казанлылар җылылык энергиясе өчен Интеренет аша ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү uslugi.ru порталында түли алалар.  Бу хезмәт “Теплосбыт” ААҖның барлык абонентлары өчен дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International