Татарстан Республикасы делегациясе Сочи форумында эшли башлады
2011 елның 16 сентябре, җомга
Бүген Сочи шәһәрендә X Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы күргәзмә-стенды ачылды.
“Электрон хезмәтләр” стендын Россиянең Элемтә министрлыгының, Краснодар өлкәсенең делеагцияләре карарга өлгерде. “Электрон Татарстан” проектында Казанның ИТ-парк макеты, Казанда һәм Яр Чаллыда төзелеп килүче ИТ-авыл макетлары күрсәтелгән. Врачка язылу, балалар бакчасына чиратка язылу, ЗАГСка гариза бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне электрон рәвештә ничек башкарып була – боларның барысын да стендта күрергә мөмкин. Анда урнаштырылган “iPAD 2” планшетлары ярдәмендә күргәзмә караучылар электрон хезмәтләрне үтәп карарга да мөмкин.
Республика стендының “фишкалары” буларак яңа төр инфоматлар һәм “киндермат” – балалар инфоматы тора. Стенд өстендәге экранда бу хезмәтне кулланучылар саны чыгып тора. Татарстанда айга 1 миллион электрон хезмәт – секундына 1 электрон хезмәт күрсәтелә. 2011 елда Татарстан Республикасы гражданнары 6 миллионнан артык тапкыр бу хезмәтне кулланды, бу саннар күргәзмәдә он-лайн рәвештә күрсәтелеп тора.