“Дөньяның нинди булачагы мәктәпкә бәйле, - дип белдерде РФ Дәүләт Думасы беренче вице-спикеры Олег Морозов. – Бу барлык илләргә дә кагыла, ә кыю бурычлар куючы Россия өчен икеләтә мөһим”. Бу өлкәдә Татарстан лидерлар рәтендә, дип билгеләп үтте ул. “Лидер булу һәм Россия буенча кертелә торган электрон технологияләр белән горурланырлык булсын өчен барысын да эшләгез”, - диде О.Морозов.
«Интел» корпорациясе вице-президенты Джон Дэйвис Татарстан мәктәпләренең иң заманча техника белән җиһазлануы миңа зур тәэсир итте, дип белдерде. “Бу мәсьәлә турында министр белән фикер алышканда, мин республикада нинди зур эш башкарылуы турында күп кешеләр белергә тиеш, дип әйттем. Шуңа күрә бу конференцияне оештырган өчен зур рәхмәтлемен”, - диде Джон Дейвис.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сүзләренә караганда, бүген бөтен Россия электрон рәвештә дәүләт, муниципаль һәм башка социаль хезмәтләр күрсәтүгә күчү белән шөгыльләнә. Аның фикеренчә, болар барысы да база инфраструктурасын үстерүгә нигезләнгән булырга тиеш. Август аена Татарстанда 1 миллион электрон хезмәт күрсәтү факты теркәлгән. “Бу саннар Россия халкының электрон сервиска ни дәрәҗәдә ихтыяҗлы булуын күрсәтә. Мәктәпне үзгәртергә телибез икән, без үзебез яңа реалияләргә һәм заман таләпләренә туры килергә тиешбез ”,- диде Николай Никифоров. Ул шулай ук Татарстан хөкүмәте мәктәп укытучыларына 45 мең ноутбук тапшыруын искәртеп китте. Бүгенгә укучыларның 36 проценты, ата-аналарның 12 проценты даими рәвештә “Электрон дәүләт” порталын карап бара.