Хәзер казанлылар җылылык энергиясе өчен Интеренет аша ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү uslugi.ru порталында түли алалар. Бу хезмәт “Теплосбыт” ААҖның барлык абонентлары өчен дә каралган.
Счетны түләү өчен лицевой счетның кодын яисә квитанциядә күрсәтелгән ОКО һәм килешү номерын кертергә кирәк. Кирәк булган очракта түләү квитанциясен дә алып була.
Шулай ук портал аша фатир өчен,ут, газ, элемтә хезмәтләре өчен түләп була.
Тулырак мәгълүмат uslugi.ru порталында.
Түләү өчен Visa International, MasterCard, American Express, Diners Club, JSB карталарын кулланып була.