Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
VI Россия-Сингапур эшлекле форумында ИТ-авыл мастер-планын тормышка ашыру җентекләп каралды
2011 елның 26 сентябре, дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Азия инвесторларын Татарстанда күрергә тели һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурда VI Россия-Сингапур эшлекле форумында шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары потенциаль инвесторлар- Сингапур һәм Азия илләренең эре компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Ак Барс Банк” директорлар советы председателе Роберт Мусин, “Татнефть”ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов катнашты.
Исегезгә төшерәбез: узган елгы форумда Татарстан Республикасы белән Сингапур арасында Сингапурның RSP Architects@Engineers PTE Ltd компаниясенең ИТ-авыл мастер-планын эшләү турында килешү имзаланган иде.
Казан үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта 1200 гектар җирдә урнашачак IT-авылда 20 мең белгеч, ә гаиләләрен дә исәпкә алсаң, 50 мең кеше яшәргә тиеш. “Яшә, укы, эшлә, ял ит” (Live, Learn, Work & Play) проектының төп нигезен нәкъ менә Сингапур тәҗрибәсе тәшкил итә.
Быел Татарстан делегациясенең Сингапурга визиты барышында RSP компаниясе директоры Лиу Тай Кер (Liu Thai Kar) белән берничә очрашу булды, аларда ИТ-авыл үсеше мастер-планы җентекләп тикшерелде.
Татарстан белән Сингапур арасында бүген мәгариф өлкәсендә, сәламәтлек саклауда, ИТ-өлкәдә актив хезмәттәшлек бара. Татарстанның Сингапур белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзерлеге турында
Мәскәүдә 13 сентябрьдә узган Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең икенче утырышында да әйтелде. Аерым алганда, сүз
Сингапурның Ascendas компаниясен IT-авыл (IT-village) үсешенә һәм идарәчелегенә җәлеп итү турында барды. Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлек итү IT-village проектына Россиядә генә түгел, глобаль дөнья базарында да конкурентлык итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип күзаллана.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Смартфоныңда юрист: Татарстанда юридик консультацияләр өчен кушымта чыгачак
«ЮСТИ» платформасы теләсә нинди мәсьәлә буенча тиз арада юридик ярдәм алырга ярдәм итәчәк.
21
апрель, 2026 ел
Татарстанның ИТ-компанияләре кІТык программасы ярдәмендә салымнар экономияли
Татарстан Республикасында региональ программа ярдәмендә үсеп килүче компанияләр салым түләүдә экономияләргә мөмкин.
8
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны бөтенроссия диктантында тикшерә алалар
«Цифрлы диктант»та татарстанлылар интернетта эшләү күнекмәләрен тикшерә алачаклар.
7
апрель, 2026 ел
ТР Цифрлы үсеш министрлыгының профсоюз комитеты биш еллык эшкә йомгак ясады
Министрлыкта профкомның 2020-2025 еллардагы эшенә йомгак ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз