ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
ИТ-парк технопаркы резидентлары Мәскәүдә ел саен уза торган XXII информация һәм коммуникация технологияләре күргәзмәсендә катнаша. ИТ-парк стендында “Барс Групп”,”Эттон”, “Компания дусты” компанияләре үзләренең эшләнмәләрен күрсәтте.

21
октябрь, 2011 ел
җомга
2012 ел башына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре 12 меңгә якын заманча компьютер җиһазлары алачак. Бу яңа җиһазлар “2011-2012 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү” программасы кысаларында бирелә. Бу турыда кичә вице-премьер-ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров уздырган эшче төркем утырышында әйтелде.
17 октябрьдә стартапларның 4-нче конкурсы тәмамланды, нәтиҗәдә ИТ-парк Бизнес-инкубаторы яңа резидентлар кабул итте. Резидент статусын 3 проект алды: СпортФорт -профессиональ булмаган спорт командасы белән идарә итү сервисы; StartPack – болытлы сервислар интеграциясе өчен веб-платформа; Симулятор Париж-Дакар - КамАЗ аппаратлы комплекс симуляторы өчен уен проекты.

20
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталы хәзер   Татарстанга башка регионнардан килгән автомобильчеләрнең дә штрафларын да карарга һәм түләргә мөмкинлек бирә. Билеге булганча, КоАП ның  32.2  статьясы буенча, административ штрафлар 30 көн эчендә түләнергә тиеш.

19
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстанда яшәүчеләрнең гаиләсенә, спортка, китап укуга вакыты күбрәк калсын – бу дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең төп мәгънәсе. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков шулай диде. Ул киңәшмәдә катнашучыларны   гражданнар белән яңа төр аралашуга зур җаваплылык белән карарга чакырды. Татарстанда сентябрь дәвамында электрон рәвештә 1,2 миллионнан артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.

4
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
“ИТ-парк” Технопаркы резидентларының берсе - «БАРС Груп» компанияләре төркеменең III Бөтенроссия партнерлык конференциясендә күп төрле сораулар каралды: ИТ-өлкәгә кагылышлы дәүләт политикасының тенденцияләре, программа чишелешләре, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү перспективалары, электрон дәүләт үсеше һәм башка технологияләр үсеше.

3
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстанда төзелүче “ИТ-авыл” республика өчен яңа иктисадый үсеш ноктасы буларга мөмкин, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров. Бу турыда ул бүген ИТ-паркта шушы темага узган брифингта белдерде. Монда урнаштырылачак компанияләр эшчәнлеге күләме беренче этапта ук 20 млрд.сумнан да ким булмаячак, диде Николай Никифоров.

1
октябрь, 2011 ел
шимбә
Дүшәмбе көнне, 3 октябрьдә, ИТ-парк пресс-үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашында “ИТ-авыл” төзелеше һәм аның үсешенә Сингапур компанияләрен җәлеп итү” дигән темага Татарстан Республикасы делегациясенең Сингапурга визиты нәтиҗәләре турында брифинг булачак.

30
сентябрь, 2011 ел
җомга
Бүген ИТ-паркка визиты вакытында: “Монда күргәннәрне без үз хезмәтебездә кулланырга тиеш”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүмат  саклылыгы департаменты җитәкчесе Михаил Тюркин.
Аның өстенлекләрен халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын киңәйтү өчен файдаланырга уйлыйлар. Татарстан Республикасы цифрлы телевидениенең яңа DVB-T2 стандарты сынала торган пилот зоналарының берсе булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә узган Хөкүмәт комиссиясе утырышында карар ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International