uslugi.tatarstan.ru порталындагы яңа сервис башка регионнардан Татарстанга килгән автомобильчеләрне үз вакытында түләнмәгән штрафлардан коткара

2011 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталы хәзер   Татарстанга башка регионнардан килгән автомобильчеләрнең дә штрафларын да карарга һәм түләргә мөмкинлек бирә. Билеге булганча, КоАП ның  32.2  статьясы буенча, административ штрафлар 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Бу Кодекс буенча, түләнми калган штраф икеләтә административ штраф салырга (1 мең сумнан да ким булмый) яисә 15 суткага административ кулга алынуга илтә.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар түләү – Татарстанда иң популяр электрон хезмәтләрнең берсе. Сентябрь аенда инфоматлар аркылы, uslugi.tatarstan.ru порталы һәм аның мобиль варианты – m.tatar.ru версиясе аша 36 миллион сумнан артык 123 мең штраф түләнгән. Бу барлык штрафларның 28 проценты.
Хәзер бу сервисны Татарстан кунаклары да куллана ала.
Мәгълүмат табу өчен исемлектән кирәкле регионны билгеләп, транспортның регистрация таныклыгы номерын язарга кирәк. Штраф булган очракта, аны шунда ук банк картасы ярдәмендә түләп яки квитанциясен бастырып алып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International