2012 елга Татарстанда барлык медицина учреждениеләре дә заманча компьютер техникасы белән тәэмин ителәчәк
2011 елның 21 октябре, җомга
2012 ел башына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре 12 меңгә якын заманча компьютер җиһазлары алачак. Бу яңа җиһазлар “2011-2012 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү” программасы кысаларында бирелә. Бу турыда кичә вице-премьер-ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров уздырган эшче төркем утырышында әйтелде.
2010 елда Татарстан Республикасында “Электрон сәламәтлек саклау” пилот проекты старт алды. Масштаблы проект булганга, ул Татарстанның барлык территориясендә кертеләчәк. Гражданнарның универсаль электрон картасы (УЭК) булдырылгач, медицина хезмәтен алу тагын да уңайлырак булачак. Бу карта табибка язылганда, рецептлар язганда, медицина юлламалары биргәндә, шулай ук пациентларның диагностик тикшеренүләрен караганда кулланыла – алар барысы да электрон рәвешкә күчереләчәк. УЭК куллану өчен медицина учреждениеләре махсус уку җайланмасы белән тәэмин ителәчәк.