ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Кремний үзәненең иң зур компанияләренең берсе - Juniper Networks компаниясенең (АКШ)  тикшеренү үзәге Россиядә иң беренче Татарстан Республикасында төзелергә мөмкин.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга урнашу өчен гаризалар кабул итү туктатылды. Бүгенгә рекордлы сан – 50 заявка кабул ителде. Резидентлар сайлап алу 2011 елның 3 декабрендә булачак. 
“Кодируй для Татарстана – Татарстан өчен кодлаштыр” конкурсының беренче йомгаклары ясалды. Катнашучылар Т3 биременә күчтеләр һәм атна буе эшләгән эшләренә отчет бирделәр.
500 млн сум ИТ-бюджетлы Татарстанда балалар бакчасына һәм ЗАГСларга электрон рәвештә язылу гадәти мөрәҗәгатьләр санын узып китте. Бер айга дДәүләт хезмәтләре порталына керү очраклары республика башкаласында яшәүчеләр саны белән тигезләште. Бу турыда һәм башка эш нәтиҗәләре турында ТР элемтә министры CNews Forum 2011 форумында әйтте.

23
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Порталны балалар бакчаларына йөргән өчен түләүне тикшерү һәм түләү, алкогольнең легаль булу-булмавын тикшерү, страховой һәм пенсия взносларын түләү һәм башка шундый яңа сервислар тулыландырды. Яңа төр сервислар турында бүген “Татмедиа” агентлыгында узган брифингта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.
Google компаниясе вәкилләре бүген ИТ-паркта Startpack компаниясе белән хезмәттәшлек итү перспективаларын тикшерделәр. Очрашуда Enterprise компаниясенең Россия һәм Үзәк Европа буенча бүлеге җитәкчесе Пжемек Сенкевич, Google компаниясенең дүәләт органнары белән хезмәттәшлек итү директоры Марина Жунич, Татарстан Республикасы вице-премьеры, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ИТ-парк директоры Динар Насыйров һәм Startpack компаниясе директоры Алексей Федоров катнашты.

1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Иртәгә ИТ-парк технопаркында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының берләштерелгән коллегия утырышы булачак. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров,ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов катнаша.

31
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Югары тормыш дәрәҗәсе һәм бизнес алып баруның уңайлыгы талантлы яшьләрне һәм ИТ-белгечләрне Татарстан Республикасына җәлеп итүче факторлар булып тора, дип саный Runa Capital инвестицияләр фонды өлкән партнеры,Parallels компаниясе директорлар советы рәисе Сергей Белоусов. Бу хакта ул бүген ИТ-паркта журналистлар белән очрашуда белдерде.

28
октябрь, 2011 ел
җомга
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында элемтә хезмәте үсеше бүлеге башлыгы Луконина Лилия Викторовнаны хезмәттәшләре котлады.
Россиянең танылган технологик эшмәкәре - Runa Capital инвестицияләр фонды өлкән партнеры,Parallels компаниясе директорлар советы рәисе, Rolsen һәм Acronis компанияләрен оештыручы Сергей Белоусов Казанга ике көнлек эш визиты белән киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International