Бизнес-инкубаторның яңа резидентларын эре ИТ-компанияләр вәкилләре сайлап алачак

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга урнашу өчен гаризалар кабул итү туктатылды. Бүгенгә рекордлы сан – 50 заявка кабул ителде.
Резидентлар сайлап алу 2011 елның 3 декабрендә булачак. QIWI группасы президенты, iTechCapital венчур фондына нигез салучы Андрей Романенко, «Яндекс» компаниясе департаменты башлыгы урынбасары Григорий Бакунов, Parallels Research халыкара тикшерү үзәге генераль директоры Павел Ершов, «СКБ Контур» компаниясе директоры Петр Диденко, «ИННОЛАБ»компаниясе идарәчесе, Global Innovators Club  националь президенты Рената Ахунова, «Ecwid” проекты җитәкчесе  Руслан Фазлиев һәм REG.RU компаниясе вице-президенты Филипп Гросс иң яхшы старт-апларны сайлап алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International