Кремний үзәненнән – Казанга

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе
Кремний үзәненең иң зур компанияләренең берсе - Juniper Networks компаниясенең (АКШ)  тикшеренү үзәге Россиядә иң беренче Татарстан Республикасында төзелергә мөмкин.
Бүген дөньяда бу компаниянең бары 4 R&D үзәге (Research and Development ): икесе - АКШта( Калифорниядә һәм Бостонда, Массачусетс штаты), берсе - Һиндстанда (Бангалор) һәм берсе -Кытайда (Пекин). Хәзер Juniper Networks тикшеренү үзәген Россиядә урнаштыру вариантларын карый. РФ хөкүмәте белән берлектә кабул ителгән протокол нигезендә ул өч шәһәрнең берсендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта яисә Казанда булырга тиеш.
22 ноябрьдә потенциаль мәйдан буларак Татарстан белән танышу өчен Казанга Juniper Networks компаниясенә нигез салучы һәм техник директоры, аның Директорлар советы рәисе урынбасары доктор Прадип Синду килде. Ул үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән сөйләште, Универсиада-2013 объектлары, ИТ-парк резидентлары проектлары белән танышты, хәтта студентлар һәм ИТ-эшмәкәрләр алдында лекция дә укыды.
Соңгы елларда Татарстан информацион технологияләр үстерүгә, аларны төрле өлкәләрдә - сәнәгать, мәгариф,сәламәтлек саклау, мәдәният, дәүләт идарәсендә, дәүләт хезмәтләрен электронлаштыру өлкәләрендә куллануга нык әһәмият бирә. 2009 елда Россиядә беренче төзелгән ИТ-парк бүген 100 % тулыландырылган, Россиянең уннарча төбәгенә резидент-компанияләренең программа эшләнмәләрен таратып, уңышлы эшли.
2012 елда ИТ-паркның икенче чираты Яр Чаллы шәһәрендә сафка басачак һәм Казан янында Дмитрий Медведев хуплаган масштаблы проект буенча инновацион шәһәр-спутник - Иннополис төзелеше башланды.
Хәзер "Живи, учись, работай, отдыхай – Яшә, укы, эшлә, ял ит" концепциясенә таянып, Сингапурның RSP Architect компаниясе Иннополисның мастер-планын төзи. Проектның асылы – инновацион компанияләр җәлеп итәрлек барлык кирәкле инфраструктураларны бер ноктада булдыру. 1,2 мең гектар мәйданда Казаннан 35 километр ераклыкта якын елларда 20 меңгә якын мәгълүмати технологияләр белгечләре эшләячәк һәм, аларның гаиләләрен дә исәпләп, 50 меңгә якын кеше яшәячәк.
Бу R@D үзәк төзелеше Татарстанда була дип хәл ителсә, ул ИТ-авыл территориясендә урнашачак. “Казанның көчле ягы- анда ИТ-өлкәдә эш без барлык илләргә дә тәкъдим итә торган рәвештә алып барыла: ИТ-үзәкләр кирәгенчә зур булырга һәм зур тизлекле каналлар белән тоташкан булырга тиеш һәм алар төбәкнең башка өлкәләрендә кулланырлык инновацион кушымталарга трансформацияләнергә тиеш”, - диде Прадип Синду.
Аның фикеренчә, бу юнәлештә Татарстан тиз үсә. Шуның өстенә, монда Juniper компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы бар. Универсиада объектлары мәгълүмат тапшыру магистраль челтәрләренең төше-үзәге һәм локаль челтәрләре шушы компаниянең челтәр җиһазлары базасына ( аның гомуми бәясе 300 млн сум) корылган. Inoventica компанияләре группасы (Мәскәү,Россия) дата-үзәгенең челтәрле инфраструктурасын булдыруга  Juniper Networks компаниясе җитештергән җиһазлар алу приоритетлы карала. Бу дата-үзәк Иннополис территориясендә 2012 елда төзелергә тиеш.
Татарстан президенты белән очрашуда Juniper башлыгыреспублика белән хезмәттәшлек итүгә зур өметләр баглавын азсызыклады. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, информацион технологияләр үстерү турында ныклап сүз алып бару өчен, Татарстанга яхшы партнер- дөньяга танылган компания кирәклеген әйтте. “Татарстан икътисадның барлык өлкәләрендә дә ИТ-өлешне арттырырга әзер”-, диде ул. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International