Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
uslugi.tatarstan.ru порталында яңа төр сервислар барлыкка килде
2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе
Порталны балалар бакчаларына йөргән өчен түләүне тикшерү һәм түләү, алкогольнең легаль булу-булмавын тикшерү, страховой һәм пенсия взносларын түләү һәм башка шундый яңа сервислар тулыландырды. Яңа төр сервислар турында бүген “Татмедиа” агентлыгында узган брифингта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бүген инфоматлар, дәүләт хезмәтләре порталы һәм аның мобиль версиясе аша 30 дан артык электрон хезмәт һәм 50 төрле министрлыклар һәм ведомстволар сервисларын, шул исәптән хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү өчен гариза бирү, хезмәтләрне он-лайн төрле банк карталары ярдәмендә түләү (дәүләт пошлиналары, административ штрафлар, налоглар,ТКХ, элемтә: телефония, Интернет, телевидение һ.б өчен түләүләр) каралган.
Октябрь аенда татарстанлылар электрон хезмәтләр белән 1,1 млн тапкыр файдаланган. Бу ел башы белән чагыштырганда 5 тапкыр артык.
Мәсәлән, бер ай эчендә 700 мең мәгълүмат соралган, 300 мең кеше чиратка язылган, 20 мең гариза тапшырылган,110 мең түләү булган. Иң популяр булып ЮХИДИ штрафларын түләү, чит ил паспорты алырга гариза бирү, ЗАГСка гариза бирү һәм балалар бакчасына язылу тора. Һәр өч штрафның берсе, ЗАГС гаризаларының 74 проценты, балалар бакчасына бирелгән гаризаларның 59 проценты порталда электрон рәвештә башкарыла.
Шул ук вакытта электрон хезмәт күрсәтү артып тора, диде Әнисә Гайнуллина. Мәсәлән, ЮХИДИ штрафлары бармы-юкмы икәнен хзер читтән килгән кунаклар да белә ала.Бу аларга штрафларны үз вакытында түләп барырга мөмкинлек бирә. Алкоголь эчемлекнең легальлеген мобиль телефон аша (m.tatar.ru\alko порталында) касса янында ук белеп була. Моның өчен партиянең шешәдә күрсәтелгән регистрацион номерын гына кертергә кирәк. Бу сервис бигрәк тә Яңа ел алдыннан актуаль булачак.
Эшмәкәрләр өчен порталда пенсия һәм медицина страховой взносларын түләү, Инвестиция үсеше агентствосына гариза язу, хөкүмәт субсидияләре, грантларга язылу каралган. Ата-аналар өчен күптән көтелгән сервис – балалар бакчасы өчен түләүләрне тикшерү һәм электрон рәвештә түләүләр кертү. Торак-коммуналь түләүләрдә дә яңалык бар- сигнализация өчен электрон түләү.Якын арада порталда тагын яңа төр хезмәтләр булачак. Мәсәлән, таксомотор компаниясенең лицензиясен тикшерү. Компания үзе дә пассажирлар йөртү өчен лицензия алырга гариза бирә, аның статусын тикшерүне электрон рәвештә башкара ала.
Шулай ук “өч тапкыр басып” түләү мөмкинлеге булачак, бу хезмәт банк картасы мәгълүматын “шәхси кабинет”ка бәйләргә һәм түләүләрне кабат-кабат мәгълүмат язмыйча гына кертү мәмкинлеге бирә. Инфоматларда да түләүләрне барлык төр банк карталары ярдәмендә кертеп булачак. Бүген порталда
Visa International
,
MasterCard
,
American Express
,
Diners Club
һәм
JSB
системалары карталары кабул ителә.
Татарстанда яшәүчеләр кирәкле дәүләт хезмәтләрен максималь комфортлы алсын өчен, республикада смартфоннар өчен махсус кушымталар эшләнә.
Ә бүгеннән башлап, татарстанлылар электрон почтага яки мобиль телефонга электрон чиратларга язылу-язылмау хәбәрен ала алалар.
ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Татарстан 2025 елда: IT өлкәдә фаразланган табыш - 270 млрд сум, цифрлы платформалар булдыру һәм космос өлкәсендәге технологияләрне үстерү
Төбәк «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын, федераль проектның өч төп юнәлешен дә кертеп, уңышлы гамәлгә ашыра: «Ватан чишелешләре» (технологик суверенитет), «Цифрлы дәүләт идарәсе» (электрон һәм актив сервислар) һәм «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спортны колачлый. Татарстан Республикасы «ГосТех» базасында 12 федераль цифрлы платформа төзүдә актив катнаша, бу бюджет чыгымнарын киметә һәм цифрлаштыруны тизләтә.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан цифрлы үсешне тизләтә: һәр авылда интернет, һәркем өчен яңа почта бүлекчәләре һәм ИТ-сервислар
Атналык киңәшмәдә элемтә һәм цифрлаштыру өлкәсендә 2025 ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар: төбәк элемтәнең ышанычлы үсешен, интернет-хезмәтләрнең сыйфатын һәм халык өчен сервислар үсешен күрсәтә. База станцияләре челтәрен киңәйтү һәм яңа почта бүлекчәләрен булдыру аша кече торак пунктларда яшәүче дистәләгән мең кеше тизйөрешле интернетка һәм заманча хезмәтләргә ия булды.
18
декабрь, 2025 ел
Казанда «Татнефть Арена» трибуналарында хәзер тотрыклы 4G
Тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет белән сыйфатлы каплану компакт база станцияләре тарафыннан булдырыла, аларны операторның техник белгечләре арена эчендә урнаштырган. Мондый карар нәтиҗәсендә кәрәзле элемтә сигналы бинада барлык бүлмәләрне тигез каплый: барлык 20 секторны, бизнес-ложалар, гардероб, фойе һәм фуд-кортны. Оператор челтәре эше хәтта иң югары йөкләнеш вакытында да тагын да ышанычлырак һәм тотрыклырак эшли башлады.
16
декабрь, 2025 ел
Татарстан - илкүләм проект ярдәмендә Спринт 2.0 акселераторнда нәтиҗәлелек буенча лидер
Татарстан Республикасы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын актив рәвештә гамәлгә ашыра — халык өчен мөмкин булган цифрлы сервислар булдырыла, республиканың IT-экосистемасын ныгытып һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итеп, ышанычлы инфраструктурага нигез салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз