Югары тормыш дәрәҗәсе һәм бизнес алып баруның уңайлыгы талантлы яшьләрне һәм ИТ-белгечләрне Татарстан Республикасына җәлеп итәчәк, дип саный Сергей Белоусов

2011 елның 31 октябре, дүшәмбе
Югары тормыш дәрәҗәсе һәм бизнес алып баруның уңайлыгы талантлы яшьләрне һәм ИТ-белгечләрне Татарстан Республикасына җәлеп итүче факторлар булып тора, дип саный Runa Capital инвестицияләр фонды өлкән партнеры,Parallels компаниясе директорлар советы рәисе Сергей Белоусов. Бу хакта ул бүген ИТ-паркта журналистлар белән очрашуда белдерде.
Сергей Белоусов республика башкаласына кичә килде. 2013 елда узачак Универсиадага төзелгән спорт инфраструктурасы белән танышты һәм булачак ИТ-авыл территориясен карады. Твиттерында ул күргәннәре белән бик кәнәгать калуын белдерде һәм Татарстанны эффектлы идарә ителүче регион диде.
Бүген Хөкүмәт йортында Сергей Белоусов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу очрашуда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Президент ярдәмчесе Анатолий Краснов һәм башка затлар катнашты.
Очрашуда сүз Татарстанда ИТ-өлкәнең алга таба үсеше хакында барды. Бүген Татарстанда икътисад үсеше нокталарының берсе итеп мәгълүматлаштыру технологияләре алынган.   Талантлы яшьләрне һәм ИТ-белгечләрне Татарстан Республикасына җәлеп итү өчен аларга тормыш итәргә, эшләргә,бизнес алып барырга уңайлы шартлар тудырырга кирәк.
Бүген информацион технологияләр өлкәсе – глобаль олы базар, һәм ИТ-бизнес масштаблары һаман үсә тора, диде очрашуда Николай Никифоров.
Соңрак Сергей Белоусов югары технологияләр өлкәсендә эшләүче ИТ-парк һәм бизнес-инкубатор эшчәнлеге белән, андагы резидентларның перспективалы проектлары белән танышты.Бигрәк тә аны “Документлар әйләнеше системасы” проекты кызыксындырды, ул аның югары дәрәҗәдә эшләнешенә басым ясады. Мондый проектлар инвестиция җәлеп итү өчен бик отышлы, диде. “Болытлы” сервислы бу системада Татарстанда 18 мең дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәре эшли. Ул шулай ук Мәскәү хөкүмәтендә һәм тагын башка федераль органнарда кулланышка кертелә. “Бүген барлык өлкәләрдә дә документлар әйләнеше проблемасы гигант   проблема булып тора”,-диде Белоусов.-Кәгазь документларның кирәге калмый. Бәлки киләчәктә алардан бөтенләйгә котылырга мөмкин булыр”.
ИТ-паркта ул шулай ук венчур инвестицияләренә багышланган мастер-класс үткәрде, Parallels компаниясе тарихы турында сөйләде, компанияне ничек итеп дөнья базарына чыгарырга һәм Runa Capital венчур фондының инвестицияләрен ничек итеп алырга мөмкин икәнлеген өйрәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International