Россиянең танылган технологик эшмәкәре - Runa Capital инвестицияләр фонды өлкән партнеры Казанга киләчәк

2011 елның 28 октябре, җомга
Россиянең танылган технологик эшмәкәре - Runa Capital инвестицияләр фонды өлкән партнеры,Parallels компаниясе директорлар советы рәисе, Rolsen һәм Acronis компанияләрен оештыручы Сергей Белоусов Казанга ике көнлек эш визиты белән киләчәк. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашачак, 2013 елда узачак Универсиадага төзелгән спорт инфраструктурасы белән танышачак һәм булачак ИТ-авыл территориясен караячак. Сергей Белоусов ИТ-парк һәм бизнес-инкубатор эшчәнлеге белән, андагы резидентларның перспективалы проектлары белән танышыр дип көтелә. Ул ИТ-паркта венчур инвестицияләренә багышланган мастер-класс үткәрәчәк, анда Parallels компаниясе тарихы хакында, компанияне ничек итеп дөнья базарына чыгарырга һәм Runa Capital венчур фонды инвестицияләре турында сөйләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International