ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Пенсия фонды 2011 елның 31 декабренә кадәр шәхси эшмәкәрләр пенсия һәм медицина фондларына тиеш мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләп бетерергә кирәклеген искәртә. Бу эшне вакытында, яңа елны бурычсыз каршы алу өчен, uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында да башкарып була.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
Киләсе елдан башлап, Татарстандагы 54 мәктәп укытучысы, кәгазь журналлардан баш тартып, уку өлгерешен электрон төрдә генә исәпкә алып барачак.Казандагы һәм республиканың һәр муниципаль районындагы   мәктәп-компетенция үзәкләре педагогларының шундый мөмкинлеге булачак.
Татарстан Республикасында такси хезмәтен легальләштерү башланды. Пассажирлар йөртү һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә уңайлык булдыру өчен uslugi.tatarstan.ru порталында гариза тапшыру  мөмкинлеге бар.

15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2011 елның 13, 15 декабрь көннәрендә дәүләт граждан хезмәте вакансияләренә конкурс булды. 

9
декабрь, 2011 ел
җомга
Якын арада Татарстан Республикасында инновацион шәһәр-иярчене төзелеше башланачак. Иннополис территориясендә беренче казу эшләре 2012 елның язына ук билгеләнгән. Бу зур масштаблы проектны тормышка ашыру планы турында бүген Лиу Тай Кер - RSP Architect planners&engineers ltd компаниясе башлыгы, Сингапурның элеккеге баш архитекторы сөйләде.  
Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән  БМО Конвенциясенә кул кую булды. Россия беренчеләрдән булып аңа кул куйды һәм ратификацияләде.

7
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Рсепубликасына эш визиты белән Сингапурның RSP Architect planners&engineers ltd компаниясе башлыгы, Сингапурның элекккеге архитекторы   Лиу Тай Кер килде. Визитның төп максаты – республика җитәкчелегенә Казан янында төзеләчәк “ Иннополис” шәһәр-иярчененең мастер-планын эшләү барышы турында сөйләү.

4
декабрь, 2011 ел
якшәмбе
Технопаркның Бизнес-инкубаторы резиденты статусы алу өчен булган бу елның соңгы бишенче конкурсы 3 декабрьдә булды. Рекордлы сан - конкурста 50 компания катнашты һәм аларның 23-е экспертлар тарафыннан финал презентациягә кертелде.

2
декабрь, 2011 ел
җомга
Казан ΙΤ-паркының бизнес-инкубаторы резиденты булган “Я познаю мир 2.0” проекты интернет-технологияләр өлкәсендәге инновацияле проектлар ачык бәйгесенең “Башлангыч стадиядәге иң яхшы проект” номинациясендә лидерлар сафына чыкты. Интернет-технологияләр өлкәсендә Россиядә иң эре инновацион проектлар бәйгесе саналган Web Ready конкурсы 2009 елдан башлап ел саен уздырыла.

1
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Автошәһәрдә төзелүче IT-паркта һәм “КАМАЗ” ААҖндә булды. Республика башлыгын шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International