Татарстан Республикасында ярты елда 171,2 км озынлыктагы җир өсте элемтә линияләре җир астына төшерелгән.Җир астына төшерелгән элемтә линияләренең 64 км ы -Казанга, 21 км ы- Чаллыга туры килә. Казанда закон бозу очракларында 302 карар кабул ителгән, юридик затларга 32,2 млн сумга административ штраф салынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
РФ Хисап палатасы Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар төзү программасы буенча эшләүче Россиянең 9 регионы арасында бер Татарстан гына бу программаны вакытында, аз чыгымнар белән башкарып чыкты, дигән нәтиҗә ясады.
Татарстан Республикасында 3 меңгә якын сайлау участогында интернетка турыдан-туры трансляция алып барырга мөмкинлеге булган видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин кушкан бу эшнең ни рәвештә тормышка ашырылачагы хакында Россиянең барлык регионнары катнашында узган селектор киңәшмәсендә тикшерелде. Киңәшмәне РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Наум Мардер алып барды.