Премьер-министр яңгыраткан мәгълүматларга караганда, быел электрон юл белән хезмәтләр күрсәтүгә 7 млн га якын запрос ясалган, 390 млн сумнан артык 1,2 млн түләү башкарылган. 2 млн граждан приемга электрон юл белән язылган. 2011 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон юл белән күрсәтүнең барлыгы 10 млн факты теркәлгән. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 25 млн нан артык сәхифәне караган 1,2 млн уникаль кулланучы теркәлгән.
ТР Хөкүмәте башлыгы муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең электрон системасын кертү буенча актив эш алып барган муниципалитет башлыкларына рәхмәт белдерде. Илдар Халиков сүзләренә караганда, күпчелек төр электрон хезмәтләр шәһәргә караганда авыл җирләре өчен мөһимрәк тә әле.
Министр сүзләренә караганда, 2011 елда халык арасында популярлык казанган электрон хезмәтләр – Интернет аша балалар бакчаларына язылу, ЗАГСка гариза бирү булган.