Яңа туган баланы хәзер uslugi.tatarstan.ru порталында электрон рәвештә яздырып була.

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
Uslugi.tatarstan.ru порталында ата-аналар өчен яңа төр хезмәт барлыкка килде.Хәзер яңа туган баланы теркәү өчен ЗАГСка барырга кирәк түгел. Баланы теркәү турында гариза бирү, атасын аныклау өчен гариза бирү, пошлина түләү һәм документ алу өчен язылу – барысы да электрон рәвештә эшләнә.
Моның өчен кирәкле документларны сканер аша уздырырга яки фотога төшерергә кирәк, анннан соң документларның сканерын яки фотосын порталга куярга кирәк. Бу документлар һәм гаризалар ЗАГС бүлегенә барып җитә.
Гариза каралышы турында ата-аналарга порталда булдырылган “шәхси кабинет” аркылы хәбәр ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International