ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
1 мартта Казан телевидение үзәгендә (Можайский урамы, 6) Татарстанда DVB-2 форматлы цифрлы телевидениене гамәлгә кертүгә багышланган чара булачак.

27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстанда 1 мартта яңа DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә керәчәк. Цифрлы телевидениедән тыш бу формат өр-яңа хезмәтләргә юл ача. Яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына гражданнардан килә торган шикаятьләрнең күбесе телерадиотапшырулар кабул итү һәм кәрәзле элемтә сыйфатына бәйле. Бу хакта сүз бүген мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре   киңәшмәсендә булды. Киңәшмәне ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үткәрде.

24
февраль, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасының “Электрон мәгариф” системасы эшендә балалар йортларында һәм интернатларда эшләүче тәрбиячеләр һәм укытучылар да эшли ала. Бүген югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк Ит-паркында шундый 12 учреждениедән килгән педагоглар бу системада эшләү күнегүләре алды.

20
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстандагы өстәмә белем бирү учреждениеләреннән килгән 160лап педагог Республиканың мәктәптән тыш эшләү үзәгендә оештырылган семинарларда катнашты.

15
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров 13-14 февральдә АКШның Питсбруг шәһәрендә “Карнеги Меллон” (Carnegie Mellon University) шәхси тикшеренү университетында булды. Информацион технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча бу университет рейтингларда алдынгы урын тота.
14 февральдә Финляндиянең “JARTEK” концерны генераль директоры Хейкки Соннинен ИТ-паркта булды. Визит барышында аны ИТ-паркның эшләү принциплары, Бизнес-инкубатор һәм ИТ-паркның биремнәр эшкәртү үзәге – Дата-үзәк белән таныштырдылар.

11
февраль, 2012 ел
шимбә
2011 ел дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү контакт-үзәгенә шалтыратулар арту сәбәпле, контакт-үзәк тәүлек буе эшли башлады, һәм бу гражданнарның мөрәҗәгатьләренә тиз арада   һәм яхшы сыйфатлы итеп җавап бирү мөмкинлеген арттырды. Контакт-үзәк белгечләренә (843) 5-114-115 номеры буенча шалтыратып һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы кире элемтә формасын тутырып мөрәҗәгать итәргә була.

10
февраль, 2012 ел
җомга
Бу көннәрдә “НСС” элемтә челтәрендә автоматлашытырылган түләү системасын “Ростелеком” бердәм стандартларына күчерү эшләре бара. Шуңа күрә “НСС” абонентлары счетына акча күчерүдә кыенлыклар булырга мөмкин. Эшләр төгәллләнү белән счетлар тәртипкә салыначак. Килеп чыккан уңайсызлыклар минималь булыр дип ышандыра “НСС”. Яңа стандартка күчүне төгәлләү 2012 елның 1 мартына планлаштырылган.    

9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 30 гыйнварыннан 5 февраленә кадәрге чорда ярдәм сорап “112” гадәттән тыш-оператив хезмәт номерына 10 меңнән артык шалтырату булган һәм 182 SMS-хәбәр килгән. Гадәттән тыш ярдәм сорау очраклары күбесенчә гражданнарның сәламәтлеге начараю сәбәпле (648 тапкыр) булган, юл һаләкәтләреннән 178, җәмәгать тәртибен бозу хакында 130 тапкыр шалтырату булган. Бу чорда барлыгы 3000 вакыйга теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International