Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
ИТ-университет Иннополис концепциясенең һәм мастер-планының иң мөһим элементларының берсе булачак
2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров 13-14 февральдә АКШның Питсбруг шәһәрендә “Карнеги Меллон” (
Carnegie Mellon University
) шәхси тикшеренү университетында булды. Информа
ц
ион технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча бу университет рейтингларда алдынгы урын тота.
Университетның компьютер фәннәре мәктәбе алты бүлектән тора: компьютер фәннәре, “кеше-компьютер” мөнәсәбәтләре, программа белән тәэмин итү өлкәсендә тикшеренүләр, компьютер биологиясе, тел технологияләре, үзлектән өйрәнүче машиналар һәм робототехника.
Информацион технологияләр өлкәсендәге гамәли фәнни тикшеренүләр
алып бару укыту процессының һәм программалар җитештерү индустриясенең аерылгысыз өлеше. “Карнеги Меллон” базасында Google, Intel, Apple, Disney кебек атаклы компанияләрнең тикшеренү бүлекләре бар.
Н.Никофоров визитының төп максаты: Казан янында төзеләчәк Иннополиста яңа ИТ-университет ачуны күзаллап, “Карнеги Меллон” университеты белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрне барлау. ИТ-университет инновацион Иннополис иярчен-шәһәре төзү концепциясенең һәм мастер-планының төп компонентларының берсе булып тора. Якын арада берничә елга исәпләнгән һәм берничә этаптан торган план әзерләнәчәк һәм республика җитәкчелегенә һәм “Карнеги Меллон” университетына тәкъдим ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казан федерал
ь
университеты базасында 2011 елның мартында Информа
ц
ион технологияләр һәм системалар югары мәктәбе (ИТИС) ачылды. Сентябрь аенда анда беренче студентлар укый башлады, аларның 30ы - БДИ буенча иң күп балл җыйганнары - ИТ-парктан бер елга шәхси грантлар алды.
ИТИСта укыту иң яңа технологияләргә нигезләнгән авторлаштырылган курслар белән алып барыла: Microsoft, HP, Cisco, IBM һ.б. Иң мөһим дисциплиналар буенча КФУдан һәм дөньяның башка танылган университетларыннан белгечләр чакырыла. Икенче курстан башлап, студентлар эре ИТ-компанияләрдә, шул исәптән ИТ-парк резидентларында да, практика үтәргә мөмкин. Мондый укытуның максаты – Татарстан Республикасында ИТ-өлкәне үстерү өчен кадрлар әзерләү.
Казанда федераль дәрәҗәдәге университет булу һәм “Карнеги Меллон” университеты белән хезмәттәшлек итү Иннополиста эре ИТ-кадрлар әзерләү үзәге төзү мөмкинлеге бирә. Бу үзәктән ел саен 1 меңгә якын белгеч чыгар дип көтелә.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Казанда «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча чемпионатта җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча республика чемпионаты тәмамланды.
8
июнь, 2026 ел
Татарстанда "Минем субсидияләр" сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
Ел башыннан республика халкы "Минем субсидияләр" сервисы аша ташламаларга (льготаларга) барлыгы 18,9 мең гариза биргән.
29
май, 2026 ел
Татарстанда яңа база станцияләре урнаштырылачак 79 авылны билгеләделәр
База станцияләрен «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында урнаштырачаклар.
Татарстан - «Сколково» фондының иң яхшы төбәк операторларының берсе
Татарстан ИТ-паркы «Сколково» төбәк операторлары арасында лидерларның берсе дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз