Татарстан Республикасының “Электрон мәгариф” системасына интернатлар һәм балалар йортлары тоташа
2012 елның 24 феврале, җомга
Татарстан Республикасының “Электрон мәгариф” системасы эшендә балалар йортларында һәм интернатларда эшләүче тәрбиячеләр һәм укытучылар да эшли ала. Бүген югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк Ит-паркында шундый 12 учреждениедән килгән педагоглар бу системада эшләү күнегүләре алды.
Семинар “Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Дорога к дому” ярдәм итү проекты координаторы, “Татарстан” телерадиокомпаниясе корреспонденты Мария Матвеева катнашында үтте.