Өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар “Татарстан Республикасы электрон мәгариф” системасы белән танышты

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Татарстандагы өстәмә белем бирү учреждениеләреннән килгән 160лап педагог Республиканың мәктәптән тыш эшләү үзәгендә оештырылган семинарларда катнашты.
Укытучылар парта һәм компьютерлар артына утырып, “Электрон мәгариф” информацион системасында эшләү күнегүләре алды.
Уку дәверендә алар системаны тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән теләкләрен дә җиткезделәр. 
Бүген “Электрон мәгариф” системасында барлыгы 40 меңнән артык укытучы, 400 меңнән артык укучы һәм 309 мең ата-ана эшли, аралаша һәм мәгълүмат ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International