Журналистлар игътибарына!

2012 елның 28 феврале, сишәмбе
1 мартта Казан телевидение үзәгендә (Можайский урамы, 6) Татарстанда DVB-2 форматлы цифрлы телевидениене гамәлгә кертүгә багышланган чара булачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Сәгать 10:00 башлана, пресс-конференция – 10:50. Анда РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры Андрей Романченко, бу компаниянең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Яковлев катнашачак.
Пресс-конференциягә килегез.
89600518990 телефонына шалтыратып яисә os@tatar.ru электрон адресына язып аккредитация үтәргә мөмкин (29 февраль 16:00 сәгатьтән соңга калмыйча).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International